news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Рязаньдагы шартлаудан соң газ хезмәте торышын тикшерәчәк

Шулай ук ул төбәк хакимиятләренә халык белән кисәтү эшләре алып барырга кирәклеген җиткергән.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков төбәк башлыкларына барлык газ хезмәте торышын тикшерергә тәкъдим иткән. Тикшерүләр Рязаньдагы кебек шартлаулар булдыруга юл куймаска тиеш. Шулай ук ул төбәк хакимиятләренә халык белән кисәтү эшләре алып барырга кирәклеген җиткергән, дип хәбәр итә "РИА Новости".

Газ плитәләрен куллануда, җылыткычлар һәм башка электр җиһазлары белән эш иткәндә гражданнар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Бу хакта искә төшереп һәм искәртеп торырга кирәк, дип җиткергән ул.

Министр бүген Рязаньда булган хәл буенча гына түгел, ә Төмән өлкәсендә булганын да искә төшереп, шушындый хәлләр кабатланмасын өчен тырышып эшләргә кирәклеген таләп иткән.

Исегезгә төшерәбез: кичә төнлә Рязаньда торак йортта шартлау булды. Анда өч кеше һәлак булды, тагын 15 е зыян күрде. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100