news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика сулыкларында суның биеклеген күзәтә

Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 7 сантиметрга кимегән.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре республика сулыкларында суның биеклеген күзәтүен дәвам итә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Югары Ослан янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 7 сантиметрга кимегән. Хәзер ул 52,64 метр тәшкил итә, бу критик күрсәткечтән ике метрга диярлек азрак.

Чаллы янында Түбән Кама сусаклагычында суның биеклеге 63,46 метр тәшкил итә.

Түбән Кама ГЭСының түбәнге өлешендә суның биеклеге 52,75 метрга кадәр кимегән, бу критик күрсәткечтән җиде метрга азрак.

Тольятти (Жигулевская ГЭСы) янында Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге - 52,41, Яңа Чабаксар (Чабаксар ГЭСы) янында 57,2 метр тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot