news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Раштуа алдыннан 8,9 меңнән артык чиркәүне тикшергән

Владимир Пучков Ненец автономияле округы башкаласы — Нарьян-Мардагы чиркәүдә булды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Раштуа алдыннан 8,9 меңнән артык чиркәүне тикшергән
Михаил Захаров

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Раштуа бәйрәме алдыннан 8900дән артык чиркәүдә тикшерү-профилактика чаралары үткәргән, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән. Бу хакта «Известия» яза.

Гадәттән тыш хәлләр министры Владимир Пучков Раштуа бәйрәме уңаеннан куркынычсызлыкны тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә кушкан, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Владимир Пучков Ненец автономияле округы башкаласы — Нарьян-Мардагы чиркәүдә булды.

Министр билгеләп үткәнчә, Раштуа бәйрәмендә чиркәүләргә кеше күп килү сәбәпле, гыйбадәтханәләрдә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрен «катгый контроль»гә алырга кирәк.

Раштуа вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 61 меңнән артык хезмәткәре һәм 12 мең берәмлек техника җәлеп ителәчәк.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100