Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пиротехниканы дөрес куллану өчен киңәш бирде
Быел Татарстанда пиротехника куллану өчен махсус 1 144 мәйданчык билгеләнгән.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника чараларын сак һәм дөрес кулланырга чакыра. Бу турыда «Татар-информ»да матбугат очрашуында Татарстанның Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
«Пиротехника чараларын бары тик махсус кибетләрдән сатып алырга кирәк. Кулланыр алдыннан фейерверк һәм салютларның инструкциясен һәм саклау таләпләрен укып чыгу зарур. Пиротехниканы җылыткыч һәм электр җиһазларыннан читтә сакларга, балалардан яшереп куярга кирәк», — диде ул.
Быел Татарстанның һәр муниципаль районында пиротехника чараларын кулланыр өчен махсус 1 144 мәйданчык билгеләнгән. Узган елны шундый 808 мәйданчык булган.
«Пиротехниканы тигез өслектә урнаштырырга кирәк. Мондый чараларны сәнәгать һәм ягулык-энергетика комплексы объектларыннан 500 метр, ә кешеләр күпләп йөри торган урыннардан 50 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Закон бозу очраклары күзәтелгәндә административ җаваплылык каралган», — диде Максим Трущин
Моннан тыш, фейерверк һәм салютларны кулланыр алдыннан өстә электр чыбыклары һәм агачлар булмавын тикшерергә кирәк. «Әгәр дә пиротехника кабынмаса, аның янына 10 минут эчендә килергә, иелеп карарга ярамый. Болай иткәндә җәрәхәтләнү куркынычы бар», — дип сөйләде белгеч.
Максим Трущин сүзләренчә, 2019 елның 30 декабреннән 2020 елның 10 гыйнварына кадәр көннәрдә пиротехника чараларыннан 14 кеше, шул исәптән 4 бала, зыян күргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз