news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы объектларын төзү программасы булдырылачак

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин Татарстан Президентына дәүләт программасы булдыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы объектларын төзү программасы булдырылачак
Динара Прокопьева

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программасын әзерләргә йөкләмә бирде. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ул шундый белдерү ясады.

«Янгын-коткару частьләренең күп кенә биналары искерү, кайберләре авария хәлендә булу сәбәпле, Сезгә республика Хөкүмәтенә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау программасын әзерләргә йөкләмә бирүегезне сорыйм», - дип мөрәҗәгать итте Миңнехановка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин.

Беренче чиратта, ул Актанышта һәм Казанның «Весна» торак комплексында янгын-коткару частьләре төзү тәкъдимен хуплауны, шулай ук Республика тернәкләндерү үзәге бинасын капиталь ремонтлауны сорады.

Миңнеханов әлеге идеяне хуплады һәм Хөкүмәткә 2021 елга капиталь ремонт һәм төзелеш программасын әзерләргә кушты.

«Хөкүмәткә коллегиядә җиткерелгән бурычларны хәл итү өчен чаралар программасы булдыру буенча йөкләмә әзерләргә кирәк. Бу капиталь ремонт һәм төзелеш программасын булдыруга кагыла. Быел инде өлгермибез, әмма 2021 елда шундый программаны гамәлгә ашыра башлау өчен әзерлек эшләре алып барырга кирәк. Ел саен билгеле бер бюджет булсын өчен объектлар, сметалар әзерләү бурычы тора», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук Президент программасы буенча ремонтланган янгын сүндерү техникасын күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100