Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Марий Элда торак пунктларга янгын куркынычы янамый
Марий Элда урман янгыны мәйданы 27 гектарга калган.
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Марий Элда янгын сүндерүгә җәлеп ителгән башка хезмәтләрнең бердәм эше нәтиҗәсендә актив янган урманнарның мәйданы 27 гектарга кадәр кимегән, торак пунктларга куркыныч янамый.
«Меңләгән кеше һәм 175 берәмлек техникадан торган көчләр Шап һәм Сосновый Бор бистәләре, Студенка авылы һәм Мартын, Чуркан, Чернушка күлләре янындагы мәйданнарны саклауга юнәлтелде», — дип хәбәр итә министрлык.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл республикасы буенча баш идарәсе базасында гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штаб оештырылды.
Марий Эл Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл режимы дәвам итә. Ул 19 августта Медведев районында урман янгыны көчле булу сәбәпле кертелгән иде. Ул вакытта ут Сосновый Бор торак пунктына якынлашты. Анда яшәүчеләрне, шулай ук «Сосновый Бор» шифаханәсендә ял итүчеләр һәм персоналны эвакуацияләү игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз