Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Казанда газ торбасы шартлавын расламады
Хәзерге вакытта газүткәргеч ялганышы төзекләндерелгән, системаны тулыландыру эше бара.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда газ торбасы шартлау турындагы хәбәр расланмады. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Янгын чыккан сарайдан 5 метр ераклыкта булган һавадагы газүткәргечнең югары температура аркасында фланцлы ялганыш өлеше янган. Шуның нәтиҗәсендә торбадан факел уты чыккан.
«Казан шәһәр газ хезмәте» компаниясе, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урында оператив рәвештә торбаны япкан. Янгынны санаулы минутларда сүндергәннәр.
«Газүткәргечтә шартлау булмады. Хәзерге вакытта газүткәргечнең фланцлы ялганышы төзекләндерелде, системаны тулыландыру эше бара», – диделәр агентлыкка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
«Татар-информ» төнлә Казанның Идел буе районының Көньяк Сәнәгать урамында ташландык сарай януын хәбәр иткән иде. Янгында зыян күрүче булмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз