Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Казанда 87 мең кеше утсыз калган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең беренчел мәгълүматлары буенча, башкалада җиде микрорайон утсыз калган.
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанда 87 мең кеше утсыз калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
16 сәгать 40 минутта Кризислы очраклар идарәсе үзәге оператив кизү торучысына Казанның Идел буе районында электр белән тәэмин ителешнең бетүе турында хәбәр кергән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Казанда җиде микрорайон, ә бу исә 87 мең кеше һәм 56 социаль-әһәмияткә ия объект, утсыз калган.
Ут өзелүнең сәбәпләре ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз