news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерә

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы реклама щитларыннан, агачлардан һәм кәрнизләрдән ерак торырга киңәш итә.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада җил секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлы Баш идарәсе һава шартлары начарайган очракта, урамда булганда электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында йөрмәскә кирәклеген җиткерә. Йорт кәрнизләреннән, реклама стендларыннан элмә такталардан һәм черек агач кәүсәләреннән ераграк торырга киңәш итә.

Җил көчәйгәндә, имгәнүләр алмас өчен, биналарда яшеренеп торырга кирәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot