news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил һәм яшен вакытында сак булырга чакыра

Бүген Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил һәм яшен вакытында сак булырга чакыра
архив

(Казан, 5 август, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Бүген көн дәвамында 21.00 сәгатькә кадәр республика территориясендә көчле яңгыр явачак, яшен булуы ихтимал, шулай ук җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 23 метрга кадәр җитәр дип көтелә», - диелә ведомство хәбәрендә.

Һава шартлары начарайган очракта урамда калсагыз, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар янында тормагыз. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендлары, япмалар һәм черек агач кәүсәләреннән читтәрәк торуың хәерле. Көчле җил вакытында җәрәхәт алмас өчен, подъездга яки подвалга кереп яшеренегез.

news_right_1
news_right_2
news_bot