news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле буранда саклык чаралары турында искәртә

Иртәгә буран, көчле кар көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле буранда саклык чаралары турында искәртә
архив tatar-inform

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). Татарстан гадәттәш тыш министрлыгы республика халкын буранда саклык чараларын куллану зарурлыгы турында кисәтә, диелә министрлык хәбәрендә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына буенча, төнлә һәм иртән, 5 февраль көнне, республика территориясендә урыны белән буран, күз күреме начараю, тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәрлек көчле җил көтелә. Көндез көчле кар һәм бозлавык булырга мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары начарланганда торак пунктлардан читкә чыгудан тыелырга чакыра.

Урамда реклама щитлары, электр элемтәсе линияләре һәм агачлар астында йөрмәү киңәш ителә.

Автомобильдә йөрүчеләрне куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайларга, кискен маневрлар һәм полосаларда күчүләрдән тыелырга чакыралар. Җәяү йөрүчеләргә сак һәм игътибарлы булырга, ут кайтаручы элементлар тагылган кием кияргә һәм хәрәкәт иткән автомобильләр алдында юлны чыкмаска киңәш ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100