Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җил вакытында куркынычсызлык чараларын искә төшерә
Чәршәмбе, 6 мартта, төнлә һәм көндез республика территориясендә көчле җил, томан, урыны белән буран булырга мөмкин.
(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һава торышы бозылганда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча 6 мартта, республикада секундына 10-15 метрга, урыны белән 17-22 метрга кадәр тизлектәге көчле җил, томан булуы көтелә. Кайбер районнарда бозлавык һәм кыска вакытлы буран булырга мөмкин», – дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һәм кунакларга көчле җил булганда өйдән чыгып йөрмәскә киңәш итә. Җилдән качу өчен җир асты кичүләрен төшәргә кирәк. Биек агачлар, реклама такталары, бина диварлары янында яки җәмәгать транспорты тукталышында торырга ярамый. Электр тапшыру линияләре астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләре янына килү үлемгә китерергә мөмкин.
Автомобиль йөртүчеләргә томанда куркынычсыз тизлек хәрәкәте сайларга, кинәт тормозга басудан, кискен маневрлар ясаудан һәм полосалар буйлап күчүен чикләү киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз