news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә янгын сүндерү машиналары тапшырылды

Соңгы ике елда республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы автопаркы 50 берәмлек янгын сүндерү техникасы белән тулыланган, тагын 75е ремонтланган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә янгын сүндерү машиналары тапшырылды
Елена Сәлахова

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә янгын сүндерү машиналары тапшырды. Тантана Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясе башланыр алдыннан үткәрелде.  

 «Яңа транспорт тапшыру – ул коткаручылар эшчәнлегенә югары бәя генә түгел, ә халык ышанычының югары кредиты да. Яңа машиналар сезнең көндәлек эшегезне җиңеләйтергә һәм гражданнарның иминлеген тәэмин итәргә булышыр дип өметләнәм», - дип мөрәҗәгать итте Алексей Песошин Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә.

 Аларга шулай ук зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен кирәкле барлык әйберләр, шул исәптән кислород аппаратлары белән җиһазландырылган яңа барокамера тапшырылды.

 Соңгы ике елда республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы автопаркы 50 берәмлек янгын сүндерү техникасы белән тулыланган, тагын 75е ремонтланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100