news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре йортта янгын чыгарган ирне коткарган

Янгын Гудованцев урамы 33нче йортта чыккан.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Казанда биш катлы йортта янгын чыгарган ирне коткарган. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә көндез Гудованцев урамы 33 нче йорттагы бер фатирда йорт җиһазы янып киткән. Янгын мәйданы өч квадрат метрны тәшкил иткән.

Нәтиҗәдә 47 яшьлек ир газ белән агуланган. Аны 7нче хастаханәгә алып киткәннәр. Башлангыч версия буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot