news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре квадроцикл йөртүчесен коткарган

Транспорт чарасы Лаеш районының Пәрәү һәм Бимә авыллары арасындагы кырда ватылып калган.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кырда ватылып калган квадроцикл йөртүчесен коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Лаеш районында квадроцикл ватылып калуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә төн уртасында килгән.

Урынга юл тоткан 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре 30 яшьлек ир-атны Пәрәү һәм Бимә авыллары арасындагы кырда табып алган.

Коткаручылар аны Пәрәү авылына алып барып, туганнарына тапшырган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot