news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Иделдә адашкан парны коткарган

20 яшьлек егет белән кыз караңгыда адашып, яр буена чыга алмаган.

(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Иделдә адашкан парны коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

20 яшьлек егет белән кыз чаңгыда Спас районына таба юл тота. Алар караңгыда адашып, яр буена чыга алмыйлар. 1нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре 21.10 сәгатьтә аларны табып, ярга чыгарга ярдәм итә. Кыз да, егет тә зыян күрми.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot