Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре "Адмирал"да тагын бер эзләү участогын аралаган
Тагын ике участокта конструкцияләрне сүтү һәм эзләү эшләре дәвам итә
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Юлия Ревина). "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын һәм җимерелүләр урынында конструкцияләрне сүтү һәм эзләү эшләре дәвам итә, дип белдерде "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.
"Бишенче керү юлы ягыннан янкормада 816 квадрат метрлы мәйданды эзләү эшләре башкарылды. Тагын гомуми мәйданы 2 мең 976 квадрат метр тәшкил иткән ике участокта конструкцияләрне сүтү һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре белән эзләү эшләре башкарыла, төзелеш конструкцияләре төяп чыгарыла", - диде агентлык әңгәмәдәше. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта урында 218 кеше һәм 35 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 42 кеше һәм 10 берәмлек техника, җәлеп ителгән. Калган конструкцияләрне сүтү һәм эзләү эшләре ике сменада башкарыла. Тагын 6 психолог та эшли: 5се судмедэкспертиа бюросында һәм 1се "кайнар линия"дә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз