news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итү системасын тикшерә

Шундый ук тикшерү иртәгә, 28 мартта, Татарстанның барлык районнарында үткәреләчәк.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Казанда сиреналар ишетелә - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итү системасын тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртәнге уннар тирәсендә Казанның барлык районнарында сиреналар яңгырады.

Шундый ук тикшерү иртәгә, 28 мартта, Татарстанның барлык районнарында үткәреләчәк. 

news_right_1
news_right_2
news_bot