Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы давыл вакытында куркынычсызлык чараларын искәртә
Республикада бүген кич, шулай ук алдагы төндә һәм көндез яшенле яңгыр, боз явачак, җилнең тизлеге секундына 24 метрга кадәр җитәчәк.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда көчле давыл көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кечкенә судно хуҗаларына - суга керми торырга, машина йөртүчеләргә исә ерак сәфәрләрне кичектерергә һәм торак пункттан читкә чыкмаска киңәш итә.
Көчле җил вакытында балконнар һәм ишегалларыннан беркетелмәгән әйберләрне алырга кирәк. Барлык тәрәзәләр дә ныклап ябылырга тиеш. Давылдан йорт диварлары буенда яшеренергә ярамый, чөнки түбәдән шифер һ.б. материаллар очып төшәргә мөмкин. Электр тапшыру линияләре, юл билгеләре, реклама такталары, витриналардан ераграк торыгыз, якын-тирәдәге подъездлар яки йортның подвалында яшеренегез.
Яшенле яңгыр вакытында электр приборларын сүндерегез, ишек һәм тәрәзәләрне яхшылап ябыгыз, диелә министрлык хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз