news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: быел Татарстанда пиротехникадан бер бала зыян күрде

Республикада декабрь уртасыннан янгынга каршы режим гамәлдә һәм пиротехника куллану буенча чикләүләр кертелде.

(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Яңа ел бәйрәмнәре – янгын куркынычсызлыгы буенча иң имин булмаган вакыт, дип билгеләп үтте Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Сергеев.

"2016 елның 15 декабреннән 2017 елның 10 гыйнварына кадәр янгынга каршы режим гамәлдә һәм пиротехника куллану буенча чикләүләр кертелде", – дип хәбәр итте Сергей Сергеев.

Янгынга каршы режимны бозучыларны штраф көтә: физик затларга ул – 4 мең сумга кадәр, җитәкчеләргә  – 30 мең сумга кадәр, юридик затларга исә –  ярты миллион сумга кадәр каралган. Шулай да төп максат – бәхетсезлек очракларын булдырмау. Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехникадан 9 кеше зыян күргән иде, шул исәптән өч бала. Быел бәхетсезлек очрагы Алабугада булды, анда бер бала зыян күрде.

"Күзәтчелек эшчәнлеге һәм полиция, прокуратура хезмәткәрләре бергәләп 544 рейд үткәрде. Тиеш булмаган 5 урында пиротехника сату очрагы ачыкланды. Шунлыктан анда пиротехника эшләнмәләрен сатуны тыю турында күрсәтмә язылды", –  дип сөйләде Сергей Сергеев.

Ул шулай ук республиканың барлык районнарында фейерверклар җибәрү өчен 630 махсус мәйдан әзерләнүен җиткерде. Махсус әзерләнмәгән урыннардан пиротехника аттыру катгый тыела. Шуның белән бергә Сергей Сергеев әле барысы да җитәрлек күләмдә әзерләнмәвен дә әйтеп узды: "Кайбер муниципаль районнарда берәр генә мәйданчык әзерләнгән, бу гына аз, бигрәк тә Казан кебек шәһәрләрдә – биредә бер мәйдан (XXI гасыр торак комплексы һәм Халыкара ат спорты комплексы арасында), Лениногорскида шулай ук  1 генә мәйдан. Шулай булганда без гражданнар өчен пиротехниканы куркынычсыз куллануда уңайлыклар тудыра алмыйбыз. Шулай итеп без аларны законны бозуга этәрәбез", – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100