news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буранда куркынычсызлык чаралары турында искәртә

Иртәгә көндезге икедән 16 февральдә иртәнге алтыга кадәр республика территориясендә һәм Казанда кар явуы, буран һәм көчле җил көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буранда куркынычсызлык чаралары турында искәртә
архив

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә Татарстанда һава торышы шактый начарланачак. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Иртәгә көндезге сәгать икедән 16 февральдә иртәнге алтыга кадәр республика территориясендә һәм Казанда кар күп явачак, көчле җил һәм 500 метрга кадәр күз күреме начарлану белән буран булырга мөмкин. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык барлыкка килә.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына шуны искәртә: буран вакытында шумый торган аяк киеме әзерләргә кирәк, ә урамда ашыкмыйча, сак кына йөрергә киңәш ителә. Өлкән яшьтәге кешеләргә очында резина булган махсус таяк куллану әйбәт.

Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары һәм навигатор булдыру мөһим.

Буран һәм бозлавык хәрәкәтнең барлык катнашучылары өчен дә җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга һәм кискен үзгәртеп корулар һәм тормозга басуны булдырмаска, шәһәрдән читкә чыгудан мөмкин булган кадәр тыелып торырга кирәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100