news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бәйрәмнәрдә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә чакыра

Ведомство мәгълүматлары буенча, янгыннарның шактые пиротехника куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга.

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Яңа ел каникулларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә һәм пиротехникадан сак файдаланырга чакыра, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, кагыйдә буларак, әлеге чорда янгыннар һәм аларда үлүчеләр саны арта.

«Россиядә 31 декабрьдән башлап Яңа ел каникуллары төгәлләнгәнче янгыннар саны арта», - дип белдерделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Статистика күрсәткәнчә, моннан берничә ел элек Яңа ел бәйрәмнәрендә көненә 100гә якын кешенең гомере өзелгән. Бу, гадәти көннәргә караганда, дүрт мәртәбә күбрәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot