news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бәйрәмнәрдә пиротехника белән сак булырга чакыра

Узган ел пиротехника белән саксыз куллану аркасында ун кеше тән җәрәхәтләре алган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бәйрәмнәрдә пиротехника белән сак булырга чакыра
архив/Султан Исхаков, Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкын бәйрәмнәрдә пиротехника чараларын сак кулланырга чакыра. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

“Каникуллар чорында янгын чыгу очраклары ешая, һәлак булучыларның саны арта. Узган ел республикада 105 янгын очрагы теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булган һәм унике кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган”, - диде ул.

Максим Трущин әйтүенчә, төп сәбәп – янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм пиротехника эшләнмәләрен дөрес кулланмау. Узган Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника белән саксыз куллану аркасында ун кеше тән җәрәхәтләре алган.

“Пиротехниканы сәнәгать һәм ягулык-энергетика комплексы объектларыннан 500 метр, ә кешеләр күпләп йөри торган урыннардан 50 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Закон бозу очраклары күзәтелгәндә административ җаваплылык каралган”, - диде ул.

Максим Трущин 20 декабрьдән Татарстанда Яңа ел уңаеннан янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелүен әйтте. Бүгенге көндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре пиротехник продукцияне сату урыннарын, шулай ук балалар күпләп тупланган биналарда янгын куркынычсызлыгын тикшерү буенча рейдлар үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100