news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә

Көндез һәм кич Татарстан территориясендә бозлы яңгыр яварга мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылганда куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртә
Михаил Захаров

(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартлары бозылганда куркынычсызлык чараларын искә төшерә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматы буенча, 28 июльдә көндез һәм кич республика территориясендә җилнең тизлеге 17-20 м/с ка кадәр көчәюе көтелә. Урыны белән бозлы яңгыр явуы ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, әгәр дә шундый вакытта урамда калсагыз, электр линияләреннән, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк торырга киңәш итә. Җил көчәйгәндә, подъездларда яки подвалда качып тору кирәк. Боз яуганда, урамга чыкмаска һәм тәрәзә яннарында тормау сорала. Урамда булганда, тынычрак җирә качарга, һич югы башны сумка белән булса да капларга киңәш ителә.

Балаларны караусыз калдырмаска кирәк.

Шулай ук сулыклар янында булырга, йөртүчеләргә шәһәр читенә чыгарга киңәш ителми. Юлларда тизлек режимын сакларга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100