news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аномаль эсселек куркынычы турында искәртте

Республикада 33 градуслы аномаль эсселек 9 майдан 16 майга кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада май аеның беренче яртысында урнашкан аномаль эсселек куркынычы турында искәртте. Бу хакта “Татар-информ”га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 9 майдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә 25-30 градуслы аномаль эссе һава торышы урнашты. Бу уртача температуралар климатик нормадан 9 градуска югары”, - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Татарстанда эсселек 16 майга кадәр дәвам итәчәк. Алга таба һава температурасы 33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Татарстаның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аномаль эсселек аркасында энергия системаларында гадәттән тыш хәлләр куркынычы артуын искәртә. Табигый янгыннар, утның торак пунктларга таралу ихтималы да арта. Мондый вакытта утның торак йортларга, ихата корылмаларына һәм башка биналарга күчү куркынычы барлыкка килә.

Табигатьтә һәм сулыклар янында ял иткән вакытта аеруча игътибарлы булырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100