Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гадәттән тыш хәлләр кеше сәламәтлегенә зур йогынты ясый
Әлмәттә эшкуарларның һәм контроль органнарының квартал эшчәнлегенә багышланган утырышында бу хакта сүз булды
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кулланучыга хезмәт күрсәтү сыйфаты дәрәҗәсен арттыру – стратегик бурыч. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында эшкуарларның һәм контроль органнарның квартал эшчәнлегенә багышланган утырышында белгечләр әнә шундый нәтиҗәгә килделәр. Бу хакта муниципаль районнарның рәсми порталында хәбәр ителә.
Аномаль эсселек һәм республикада игълан ителгән гадәттән тыш хәл шарталарында халык сәламәтлегенә кагылышлы проблемалар килеп чыга. Роспотребназдорның территориаль бүлеге җитәкчесе Ревал Сәхәбетдинов сүзләренә караганда, ай саен йогышлы чирләр хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән 60-70 кешегә “эчәк инфекциясе” дигән диагноз куела. Шуңа күрә кулланучыларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче эшкуарларга бигрәк тә зур җаваплылык белән эш итәргә кирәк, ди белгеч.
Утырыш Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров җитәкчелегендә узды. Шулай ук анда Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәүдә, көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм җәмәгатьчелек туклануын үстерү программаларын тормышка ашыру бүлеге башлыгы Евгения Сафина да катнашты.
Ришат Әбүбәкеров ассызыклаганча, 2010 елның 2 кварталына булган нәтиҗәләр буенча районның кулланучылар базарында 1380 стационар предприятие эшләде. Узган ел белән чагыштырганда, 16 процентка үсеш алып, товар әйләнеше 6,7 миллиард сум тәшкил итте. Аерым сатудан кергән табыш 19 процентка югары, ә менә җәмәгатьчелек туклану урыннарында табыш алуда кимү сизелә, нәтиҗә узган елдан 24 проценткка кимрәк.
Контроль органнар тарафыннан үткәрелгән тикшеренүләр саны – 87. Алар буенча кимчелекләрне ачыклау югары дәрәҗәдә бәяләнә. Иң күп хокук бозу очраклары товарның сыфатына һәм кеше сәламәтлегенә, иминлеге мәсьәләсенә кагыла. Икътисад һәм сәнәгать идарәсе башлыгы Андрей Подавалов үз чыгышында куллану вакыты чыккан товарларны сатуга чыгармау буенча контрольлек итүне көннең иң актуаль мәсьәләсе дип искәртте. Мисал өчен, икенче квартал барышында район башкарма комитетына шул өлкәдә хокук бозу очрагы буенча 11 мөрәҗәгать кабул ителде. Дәүләт алкоголь инспкциясе белгечләре белән берлектә шундый ук характердагы кимчелекләр 7 сәүдә предприятиесендә берничә тапкыр ачыкланган. Әлмәт шәһәре эчке эшләр идарәсенең кулланучылар базарындагы җинаятьләр белән көрәш бүлеге тарафыннан 110 административ хокук бозу очрагы билгеләнгән, шул исәптән вакыты чыккан товарларны, балигълык яшенә җитмәгәннәргә спиртлы эчемлекләр сату күренешләре дә ачыкланган.
Сәүдә предприятиеләрендәге хокук бозу очракларының берничә тапкыр күзгә чалынуына карата Ревал Сәхәбетдинов катырак чаралар кулланырга, җаваплылыкка сатучыны түгел, ә предприятие җитәкчесен тартырга киңәш итте. Аңа кушылып, Ришат Әбүбәкеров намуслы һәм намуссыз эшмәкәрләрнең оешмасын, исем-фамилиясен һәм нинди хокук бозуын күрсәтеп, махсус рейтинг булдырырга, җирле матбугат чараларында болар хакында яктыртып барырга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз