news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәти мәктәпләрдә укучы инвалид балалар турында мәгълүмат юк – Казан спорт комитеты

"Ярдәм" мәчетендә узган түгәрәк өстәлдә спорт белән шөгыльләнергә теләүче инвалид балаларның ни өчен аз булуының сәбәпләре тикшерелде.

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Казандагы инвалид балалар спорт чараларында пассив катнаша, аларның әти-әниләре дә активлык күрсәтми. Казанның “Ярдәм” мәчетендә инвалид балалар белән спорт чараларын активлаштыруга багышланган түгәрәк өстәлдә шул хакта хәбәр ителде.

Инструкторлар әйтүенчә, тренерлар да, спорт мәйданчыклары да җитәрлек, әмма теләк белдерүче инвалид балалар бик аз. Чакырылган кунаклар бу өлкәдәге киртәләр турында фикер алышты. 

Чарада Инвалидларның спорт җәмгыяте рәисе Фәридә Сәфиуллина, Казан башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова, шулай ук инвалидлар җәмгыятләре, спорт федерацияләре вәкилләре, спорт мәйданчыклары һәм бассейн директорлары катнашты. Түгәрәк өстәл барышында әйтергә теләге булган һәркем үз фикерен ирештерде.

Светлана Вострикова гадәти мәктәпләрдә укучы инвалид балалар турында мәгълүмат юклыгын хәбәр итте.

“Гадәти мәктәпләрдә укучы инвалид балалар физкультура дәресләренә йөрми. Алар турында мәгълүмат юк. Без инвалидлар спортын үстеререргә телибез, әмма алар белән элемтә юк”, – ди ул.
Педагогика фәннәре кандидаты Рафаэль Мифтахов инвалид балалар белән эшләүче тренерлар өчен ике атналык курслар оештырырга тәкъдим итте.

Түгәрәк өстәлдә алга таба мондый чараларны оештырганда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, социаль хезмәтләр вәкилләрен, шулай ук Татарстандагы инвалид балаларның әти-әниләрен, аларның Төбәк иҗтимагый оешмасы әһелләрен җәлеп итәргә кирәк дигән карар кабул ителде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100