news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗат юлына багышланган беренче китап Казанда тәкъдим ителә

Басмада татар шигърияте классигының 1907 елга кадәрге тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар урын алган.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 16 октябрьдә Г.Тукай музеенда «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты» дигән китап тәкъдим ителәчәк. Әлеге китап «Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы хроникасы» проектының беренче өлеше булып тора. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Басмада татар шигърияте классигының 1907 елга кадәрге тормышы һәм иҗатына багышланган материаллар тәкъдим ителгән. Әлеге материаллар аның замандашларының хатирәләре, газета-журналларда чыккан мәкаләләр (һ.б.) нигезендә тупланган.

Китап татар әдәбияты һәм мәдәнияте белән кызыксынучы укучыларга адреслана

Чарада ТР Фәннәр академиясе, республиканың фәнни һәм фәнни-белем бирү учреждениеләре, Татарстан Язучылар берлеге, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. Башлана – 14.00 сәгатьтә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100