Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Габдулла Тукайның шигырьләр җыентыгының өченче басмасы казах телендә нәшер ителде
Китап танылган казах шагыйре Жакан Сыздыков тәрҗемәләреннән тора.
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). «Ғабдулла Тоқай. Тәңдамалы шығармалары» дип исемләнгән бер томлы шигырьләр җыентыгының өченче басмасы басылып чыкты. Китап танылган казах шагыйре Жакан Сыздыков тәрҗемәләреннән тора. Басма Казахстан Республикасының Мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министрлыгы заказы буенча нәшер ителде. Беренче басма 1952 елда басылган булган.
Бөтендөнья татар конгрессы язуынча, «Ғабдулла Тоқай. «Таңдамалы шығармалары» ны Казахстан Республикасының барлык дәүләт китапханәләрендә табарга мөмкин булачак.
«Шәрыкъ поэзиясе великаны»ныннан (Тукайны Сабит Муканов шулай атаган) күп кенә казах шагыйрьләре үрнәк алган: Г.Галимҗанов, Г. Кәшимов, Б. Үтәмелеуов, Б. Майлин, С. Сейфуллин, А. Мамаетов, И. Җансугуров һ. б. Патриотизм һәм лирика интернационализмы, үз чорының иҗтимагый мәсьәләләрендә киң эрудиция, нәфис сүз осталыгы — боларның барысын да Тукай чорында яшәгән башка төрки язучыларда очратуы кыен булган. Шуңа күрә алар Тукайдан өйрәнгән. Казах шагыйрьләренең күбесе революциягә кадәр Тукайныкына охшатып шигырьләр язган.
Казахстанның татар һәм башкорт конгрессы, Казахстанда милләтара татулыкны саклап калу һәм ныгыту буенча зур эш башкарганы өчен, шәхсән министр министр Аида Галым кызына рәхмәт белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз