news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукайга багышланган күчмә күргәзмә республика буенча сәяхәткә чыгачак

Тукай исеме белән бәйле документлар тәкъдим ителгән күргәзмә 23 ноябрьдә Татарстан Милли музеенда күрсәтеләчәк.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ») 23 ноябрьдә Казанда Татарстан Милли музеенда “Ашкынам мин мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы” дип исемләнгән күргәзмә узачак. Ул быел татар шагыйренең тууына 130 ел тулуны бәйрәм итү чаралары кысаларында төзелгән иде, дип хәбәр итәләр Казанның Г.Тукай әдәби музееннан.

Әлеге музей проекты танылган язучыларны һәм шагыйрьләрне чакырып, Татарстанның белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә Габдулла Тукай иҗаты һәм мирасы белән таныштыручы күчмә күргәзмәләр оештыруны күздә тота. Беренче шундый күргәзмә Татарстан мәдәнияте көне кысаларында Мәскәүдә үткәрелгән иде.

Күргәзмәнең экспозициясе унике планшеттан гыйбарәт, аларда Татарстан Милли музее, Татарстан Милли архивы, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларында сакланучы уникаль документлар тәкъдим ителә. Алар барысы да Габдулла Тукай исеме белән бәйләнгән.

Бүгенге көндә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музееның бинасында ремонт эшләре бара. Шуңа күрә күчмә экспозиция Татарстан Милли музееннан республика буенча сәяхәткә чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100