news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукай музеенда «Исемдә калганнар» дигән күргәзмә ачыла

Күргәзмә 2020 елның 25 февраленә кадәр эшләячәк.

(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда татар шагыйренең автобиографик повесте язылуга 110 ел тулуга багышланган «Исемдә калганнар» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Экспозицияне Б.М. Әлмәнов исемендәге 3нче балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләре тәшкил итәчәк. Яшь рәссамнар үз эшләрендә кечкенә Габдулла Тукайның балалык хис-тойгыларын җиткерәләр.

«Исемдә калганнар» дигән автобиографик повестьта Габдулла Тукай үзенең балачак елларын сурәтләгән. Әлеге әсәр классикның тормыш юлын өйрәнүнең кыйммәтле чыганагы һәм татар әдәбиятында автобиографик повесть жанрында беренче әсәр булып тора.

Күргәзмә 2020 елның 25 февраленә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot