news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай музее нинди булачак?

17 декабрьдә көндезге сәгать 15тә “Габдулла Тукайның әдәби музее: яңа экспозициянең образы һәм эчтәлеге” темасына матбугат конференциясе узачак

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 17 декабрьдә, көндезге сәгать 15тә “Габдулла Тукайның әдәби музее: яңа экспозициянең образы һәм эчтәлеге” темасына матбугат конференциясе узачак. Очрашу күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга әзерлек чаралары кысаларында оештырыла.
2011 елда Г.Тукай музее нинди булачак? Яңа музейны Тукайны өйрәнүче белгечләр, фән һәм иҗат зыялылары ничек итеп күрә? Матбугат конференциясендә әлеге һәм башка мәсьәләләр кузгатылачак. Очрашу шулай ук Габдулла Тукайның әдәби музее экспозициясенең иң яхшы эскиз проектына ачык бәйге кысаларында да оештырыла.
Габдулла Тукайның әдәби музее 1986 елның 11 июнендә Иске Татар бистәсенең иң гүзәл бинасында - ХIХ гасыр ахыры - ХХ йөз башына караган архитектура һәйкәле булган йортта ачыла. Эшләү дәверендә музей шагыйрь тормышын һәм иҗади мирасын саклау, өйрәнү һәм таныту үзәге булып таныла. Музей тупланмаларында Г.Тукайның шәхси әйберләре, фотолары, китаплары, шагыйрь хезмәттәшлек иткән гәзит һәм журнал редакцияләре басмалары, дусларының шәхси әйберләре, документлары саклана. Иске Татар бистәсендә яшәүче халыкның көнкүреше, ХIХ гасыр ахыры – ХХ йөз башында Казан мәдәниятендәге вакыйгалар турында сөйли торган материаллар аерым урынны биләп тора.
Эшләү дәверендә музей экспозициясе ике тапкыр яңартылса да, фәнни концепциясенә тугрылыклы кала. Әмма вакыт үтә тора. Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре, музей эшендә үзгәрешләр шагыйрь тәрҗемәи хәленә һәм мирасына яңача якын килүне сорый. Экспозициянең сәнгатьчә чишелешен табу мәсьәләсе аеруча актуальләшә. Бәйгене уздыру Татарстан рәссамнарының музей җәмәгатьчелеге белән тыгыз элемтәләрен ныгыту максатын да күздә тота.
Тукай музееннан хәбәр ителгәнчә, матбугат очрашуында ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәдәният министрлыгы, Язучылар һәм Рәссамнар берлекләре, ТР Милли музее вәкилләре, галимнәр, музей белгечләре, язучылар, журналистлар, рәссамнар, архитекторлар катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100