news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә карантин игълан ителде

Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, Татарстанда 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә карантин игълан ителде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Казанда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә коронавирус таралу куркынычы янау һәм республикада 15 апрельгә кадәр кертелгән махсус санитар-эпидемиологик режим таләпләрен үтәү сәбәпле, карантин игълан ителде. Бу хакта филармониянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 19 марттан 15 апрельгә кадәр карантин кертелде.

Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100