news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәте тәкъдим ителәчәк

Бу хезмәт борынгы татар әдәбиятын һәм кулъязмаларын өйрәнүгә зур өлеш керткән Зәйнәп Максудованың (1897-1980) бай китапханәсен өйрәнүгә багышлана.

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәте тәкъдим ителәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 23 гыйнварда Габдулла Тукай әдәби музеенда тарихчы галим Әлфрид Бостановның «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәтен тәкъдим итү кичәсе үткәреләчәк. Бу хакта «Татар-информ»га музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

«Философия докторы, Амстердам университеты укытучысы Әлфрид Бостановның «Зәйнәп Максудова китапханәсе» хезмәте борынгы татар әдәбиятын һәм кулъязмаларын өйрәнүгә зур өлеш керткән Зәйнәп Максудованың (1897-1980) бай китапханәсен өйрәнүгә багышлана. Бу кулъязмалар җыелмасы ТР Милли музее фондында саклана», — диде музей директоры.

Ул китапта шулай ук ТР Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУ Фәнни китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендәге материаллар да урын алганын билгеләп узды.

Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Зәйнәп Максудова бөтен гомерен борынгы әдәби җәүһәрләрне җыюга, өйрәнүгә багышлый, аларның каталогын төзү белән шөгыльләнә. «Әлфрид Бостанов үз хезмәтендә Максудова китапханәсендәге гарәп графикасында язылган кулъязмаларның җентекле тасвирламасын бирә. Биредә 378 әсәр турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин», — диде.

Китап тәкъдим итү кичәсендә бу зур хезмәтне чыгаруда зур ярдәм күрсәткән шәхесләр, Хәйнәп Максудованың туганнары, шулай ук күренекле галимнәр, иҗат әһелләре һәм музей хезмәткәрләре катнашачак.

Чара 14.00 сәгатьтә башланачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100