Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай якташы» проекты старт алды
Беренче очрашуда Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм республиканың яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыков катнашкан.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай якташы» дип исемләнгән яңа проект башланып киткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.
«Безнең максат: Татарстан районнарында Габдулла Тукай эзләрен барлау, аның исеме белән бәйле урыннарны, шәхесләрне билгеләү. Беренче очрашу шагыйрьнең якташлары — арчалылар белән булды. Чарада Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев һәм республиканың яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыков катнашты», — диде ул.
Очрашуга Арча районында туган һәм хәзерге вакытта Казан уку йортларында белем алучы студентлар да килгән. Алар кунакларга кызыксындырган сорауларын биреп, тәкъдимнәрен җиткергән.
«Әңгәмә әдәбият, мәдәният, авыл хуҗалыгы, яшьләр өчен дәүләт программалары, грантлар турында барды. Очрашуның иң мавыктыргыч өлеше Габдулла Тукай әдәби музееның яңа экспозициясе белән танышу булды. Очрашу ахырында Арча яшьләре балтачлыларны Тукай эзләрен барларга, Тукай әдәби музеена килергә чакырды», — ди Гүзәл Төхвәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз