news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукай әдәби музеенда Әниләр көнен бәйрәм итәчәкләр

Чара Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә узачак.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда «Иске шәһәр» префектурасында Әниләр көненә багышланган «Изгеләрдән изге исемең» дигән чара узачак. Ул Габдулла Тукайның шәхси биография мәгълүматларына нигезләнеп төзелгән интерактив дәрес форматында була. 

Чарада катнашучылар бөек татар шагыйренең туганнары хакында мәгълүматлар белән таныша, аның әнисе турындагы шигырьләрен һәм хатирәләрен тыңлый алачак. Моннан тыш, интерактив чара кысаларында Тукайның иң якын кешеләре белән турыдан-туры бәйле мемориаль истәлекләрне дә карап була.

«Изгеләрдән изге исемең» чарасы 26 ноябрьдә Габдулла Тукайның әдәби музеенда үткәрелә. Катнашучыларның эпидемиягә каршы таләпләрне катгый үтәүләре сорала.

Чара татар һәм рус телләрендә була. Тулырак мәгълүматны 8(843) 590-86-67 номеры яки WhatsApp ярдәмендә +79274406462 номеры аша белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot