news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар өчен музей студиясенә абонементлар алырга була

Абонемент белән студиядә барлыгы җиде дәрес тыңлап була.

Габдулла Тукай әдәби музеенда балалар өчен музей студиясенә абонементлар алырга була
архив/Михаил Захаров

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда балалар өчен музей студиясенә абонементлар сатып алырга була. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Ул “Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп булыр” дип исемләнгән студиянең нигездә кече яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен әзерләнгәнен әйтте.

“Студия эше җиде дәрестән тора. Барысына да абонемент сатып алып та килергә, шулай ук гаилә белән бер генә дәрескә килергә дә мөмкин. Узган атнада беренче дәрес оештырылды. Чираттагы дәрес 16 февральдә сәгать 13.00дә узачак. Барлык тамашачыларыбызны көтеп калабыз”, - диде Гүзәл Төхвәтова.

Музей җитәкчесе әйтүенчә, студия кысаларында балалар Тукай иҗаты белән тулырак таныша, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗатының Казанда, татар халкы яшәешендә нинди роль уйнаганын да аңлый алачак.

“Балалар экспонатлар турында кызыклы мәгълүматлар тыңлап кына калмый, үз куллары белән дә төрле эшләнмәләр ясап карый. Әйтик, кәгазьдән һәм башка материаллардан төрле кызыклы әйберләр эшләп карыйлар. Безгә хәзерге вакытта Казан шәһәренең 16нчы гимназиясе абонемент сорап язылып куйды”, - дип белдерде Гүзәл Төхвәтова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100