news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай әдәби музее сәхнә ветераннарының концертына чакыра

Кичә сәхнә осталарының истәлекләре, җыр, нәфис сүз белән үрелеп барачак.

(Казан, 14 март, "Татар-информ"). 22 мартта Габдулла Тукай әдәби музеенда 1969–1970 елларда Мәскәү Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханәсендә белем алган сәхнә осталарының очрашу кичәсе узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Кичәдә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова, Татарстанның халык артистлары Римма Ибраһимова, Рабига Сибгатуллина, Татарстанның атказанган артистлары Зәйтүнә Яруллина, Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар, биюче Мөнир Мөхәммәтдинов һ.б. катнаша.

Кичә сәхнә осталарының истәлекләре, җыр, нәфис сүз белән үрелеп барачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100