news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай әдәби музее 35 еллык юбилее уңаеннан бәйрәмгә чакыра

Очрашуда музейның үсеш юллары турында сөйләшү һәм экскурсия булачак.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә, Габдулла Тукай әдәби музее ачылуга 35 ел тулу уңаеннан музей бинасы тарихы турында сөйләшү һәм «Тукайның әдәби музее: кичә, бүген, иртәгә» дигән очрашу үтәчәк. Бу хакта музей мөдире Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

10.00 сәгатьтә «Шамил йорты һәм гаилә тарихы» экскурсиясендә кунаклар Иске Татар бистәсендә урнашкан музей йорты тарихы белән таныша, йортның беренче хуҗалары Шамил һәм Казан сәүдәгәрләре Аппаковлар нәселе турында мәгълүмат тыңлый.

11.00 сәгатьтә «Габдулла Тукай әдәби музее: кичә, бүген, иртәгә» очрашуында спикерлар Тукай музеен оештыру тарихын сөйли, музей турында истәлекләре белән уртаклаша. Шулай ук хәзерге музей коллективы тормышы, музей хезмәткәрләре эшчәнлеге белән танышу, музейның үсеш юллары турында фикер алышу була.

Очрашуда Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР мәгариф министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры вазифаларын башкаручы Алисә Вяткина, аның урынбасары Лилия Саттарова һ.б. вәкилләр катнашыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100