news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» бәйгесе үткәрелә

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» Бөтенроссия укучылар бәйгесе үткәрелә. Конкурсны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чит телләр һәм тел белеме кафедрасы оештыра, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.

Бу чарада Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары һәм гомуми белем бирү, спорт мәктәпләренең һәм урта махсус уку йортларының 9-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Моның өчен 27 апрельгә кадәр оештыру комитетына гариза җибәрергә кирәк. Аннары «ВКонтакте»да «Тукай әһәңнәре» конкурсының рәсми төркемендә Габдулла Тукайның бер шигъри әсәренең видеоролигын урнаштырырга.

Чыгышны дөньяның теләсә кайсы телендә ясарга мөмкин. Декорацияләр, костюмнар һәм музыка куллану хуплана.

Оештыручылар конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар өчен дипломнар һәм сертификатлар әзерләде. Педагоглар (җитәкчеләр) рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре 30 апрельдә «ВКонтакте»да «Тукай әһәңнәре» конкурсының рәсми төркемендә басылып чыгачак.

Барлык сораулар буенча оештыру комитетына 50unifirst@mail.ru язарга яки +7(843) 294 90 81 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100