news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукайның автобиографик повестенә багышланган «Исемдә калганнар» күргәзмәсе ачыла

Габдулла Тукайның автобиографик повестенә багышланган «Исемдә калганнар» күргәзмәсе ачыла
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

11 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Исемдә калганнар» дип аталган күргәзмә ачыла. Ул Габдулла Тукайның шул исемдәге автобиографик повесте язылуга 115 ел тулуга багышлана.

«Исемдә калганнар» күргәзмәсендә Татарстан Милли музее фондларында саклана торган сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Анда Габдулла Тукайның балачак мизгелләрен гәүдәләндергән Бакый Урманче, Байназар Әлмәнов, Фәйзрахман Әминов, Виктор Куделькин, Равил Заһидуллин, Лотфулла Фәттахов, Шамил Шәйдуллин, Илдар Зарипов, Григорий Житков, Виктор Федоров, Зөфәр Гыймаев, Рәшит Гыйләҗев, Р. Яманова кебек күренекле рәссамнарның эшләре урын ала», - диде «Татар-инорм»га Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Шулай ук күргәзмә ачылышында «Исемдә калганнар» әсәренең төрле елларда нәшер ителгән басмаларын да күрергә мөмкин булачак. «Алар арасында Габдулла Тукайның үзе исән чагында дөнья күргән китабы – повестьнең беренче басмасы зур кызыксыну тудыра. Күргәзмә 2024 елның 3 декабренә кадәр эшли», - диде ул.

  • Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик повесте 1909 елның сентябрендә Казанда иҗат ителә. Әсәрне язу сәбәбен шагыйрь болай аңлата: «Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды». Повесть 1909 елның 12 ноябрендә «Үрнәк» матбагасында Габдулла Тукайның фотосурәте белән аерым китап булып басылып чыга. 38 битле әлеге китап 4 мең данәдә дөнья күрә. Тукай әсәрдә гомеренең үзе язганча «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән» балачак елларын сурәтли. Китапның ахырында «Ахыры икенче җөзъәдә» дип куелган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында ул язылмаган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100