news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукайның Әдәби музеенда Тукай җыентыгының уникаль басмасы тәкъдим ителәчәк

2 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның Әдәби музеенда Тукайның «Күңелле сәхифәләр» җыентыгының уникаль чыгарылышын тәкъдим итәчәкләр. Әлеге китап - шагыйрь үзе исән чагында нәшер ителгән җыентыкның төгәл күчермәсе.

Тукайның «Күңелле сәхифәләр» җыентыгы беренче тапкыр 1910 елда Казанның «Сабах» нәшриятында гарәп шрифтында басылып чыккан. Китапка «Гали белән Кәҗә», «Безнең гаилә», «Шаян песи», «Ак бабай» һ.б. шигырьләр кергән.

2022 елда Татарстан китап нәшрияты «Күңелле сәхифәләр»не 1910 елда дөнья күргән җыентыкның репринт битләре белән бастырып чыгарды. Басма Татарстан Милли музее фондларында сакланучы һәм Габдулла Тукайның Әдәби музее экспозициясендәге төп нөсхә нигезендә әзерләнгән. Җыентыкны төзүче һәм кириллицага тәрҗемәләр авторы – Тукай музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.

Узган ел музейның Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә «Габдулла Тукай мәҗмугаи әсәре» китабы беренче тапкыр кириллицада басылып чыкты.

Җыентыкны тәкъдим итү кичәсенә керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100