news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукайның 150 еллыгы Бөтенроссия дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 150 еллыгы Бөтенроссия дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы указны 8 майда имзалаган, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Бүген - 14 майда XI Мәрҗани укулары башланды. Фәнни-гамәли конференциянең пленар өлеше Казанның Мәрҗани мәчетендә уза.

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз чыгышында 2036 елда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 150 еллыгына әзерлек башлануы турында сөйләде. Ил Президенты имзалаган указ нигезендә оештыру комитеты төзеләчәк, чаралар планы әзерләнәчәк, диде ул, шатлыклы яңалык белән бүлешеп.

Катнашучылар алдында чыгыш ясаганда Васил Шәйхразыев РФ мөселманнары Диния нәзарәтен һәм шәхсән баш мөфти шәех Равил Гайнетдинне Россия күләмендәге иң дәрәҗәле эшләрне алып баручы оешма дип бәяләде, Мәрҗани укуларын нәкъ менә Казанда оештырган өчен рәхмәтен ирештерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot