Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Габдулла Тукай «Туган тел» шигырен Камил Мотыйгый җырлаган көйгә язган булырга мөмкин
Габдулла Тукай остазы, журналист һәм язучы Камил Мотыйгый башкаруындагы Сәлим бабай көенә язылган җырны ишетеп, «Туган тел» җырын язган булырга мөмкин.
«Камил Мотыйгый җырламаса, Габдулла Тукай, бәлки, бу шигырьне язмаган да булыр иде дип уйлыйбыз. Тукай җырларны тыңларга һәм үзе дә җырларга яраткан», – диде Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина Камил Мотыйгыйның 140 еллыгына багышланган кичәдә.
Ул мисал итеп тагын бер җырны китерде. «Ай, былбылым» җырының көен Урта Азиядән Камил Мотыйгый алып кайта, ә сүзләрен язучы, фольклор галиме Нәкый Исәнбәт яза», – ди Лена Тябина.
Тукай музее директоры Гүзәл Төхфәтова әйтүенчә, Тукайның җырлар дәфтәренә «Сәлим бабай көе» дигән җыр кертелүе мәгълүм.
Сәлим бабай турында мәгълүматлар бик аз. Фольклорчы Фәнзилә Җәүһәровада башкарак мәгълүматлар бар. Фольклорчы әйтүенчә, ул «Сәлим бай» буларак та билгеле. Ул бик коры, саран кеше була, ярдәм итми. Соңыннан ул бөлә һәм хәер эстәү дәрәҗәсенә килеп җитәргә мәҗбүр була. Сәлим байга багышлап бәет тә язалар, анда шушы язмышы җиткерелә. «Сәлим бай көен» Апас районында яздырып алганнар. Ул марш тибында җырланган, диде Фәнзилә Җәүһәрова. Фольклорчы фикеренчә, «Сәлим бай» көе – халык көе булып чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз