news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай музеенда шагыйрьне искә алачаклар

15 апрель көнне Габдулла Тукай әдәби музеенда татар шагыйре истәлегенә багышланган программа узачак. Барлык теләүчеләр өчен әдәби-музыкаль кичә, экскурсия, китап презентациясенә керү бушлай, дип хәбәр итә Габдулла Тукай әдәби музее матбугат хезмәте..

Программа сәгать унда Яңа Татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр салудан башлана. Шуннан соң тантанада катнашучылар һәм барлык теләүчеләр музейга чакырыла, анда 11:00 сәгатьтә әдәби-музыкаль кичә узачак, шагыйрьнең шигырьләре һәм Тукай әсәрләренә язылган җырлар яңгыраячак. Очрашуда Дания Нуруллина, Луара Шакирҗанова, Фоат Әбүбәкеров, Искәндәр Биктаһиров, Әхмәт Кәримов, Раил Шәмсуаров, Илнур Закиров һәм башкалар чыгыш ясар дип көтелә.

12:00 сәгатьтә кунакларны «Ядкярләрдә Тукай рухы» экскурсиясе көтә, анда шагыйрьнең мемориаль предметлары, басмалары һәм фоторәсемнәре турында сөйләячәкләр.

Истәлекле чара тәмамлану белән интерактив китап презентациясе булачак. Китапка Габдулла Тукайның, Муса Җәлилнең халык әкиятләрен сәнгатьчә эшкәртмәләре һәм галим-мәгърифәтче Каюм Насыйриның «Казан татарлары мифологиясе» хезмәте кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100