Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Габдулла Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова: Тукай – үз заманының блогеры һәм маркетологы
ТР Милли музеенда Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре доценты Гүзәл Төхвәтова «Габдулла Тукай мирасы: ачышлар, эзләнүләр, музейлаштыру» темасына ачык лекция үткәрде. Гүзәл Төхвәтова фикеренчә, Тукай – үз заманы өчен шәп блогер да, менеджер да, маркетолог та булган. Бу хакта «Интертат» яза.
Музей мөдире бу фикерен шагыйрьнең XX гасыр башында яшәп, ул вакытка хас актуаль темаларга язуы, шигырьләрен тиз арада бастырып халыкка таратуы белән аңлатты. Тукай үз иҗатының дәрәҗәсен аңлаган һәм шигырьләре өчен акча да сорый белгән, дип сөйләде ул.
«Габдулла Тукай үзенең шигырьләренә яхшы реклама да ясый белгән. Телефон кенәгәсен алып, теләсә нинди номерга шалтыратып, үзенең шигырьләрен укыган. Басылып чыккан китаплары артына бәясен, шулай ук башка җыентыкларының исемен, бәясен күрсәтә торган булган», - диде Гүзәл Төхвәтова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз