Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә гаризалар кабул ителә
2026 елның 15 февраленә кадәр Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә дәгъва итү өчен гаризалар кабул ителә.
«Әлеге дәрәҗәле бүләк җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, ил һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә. Монда сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада-цирк, кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше әсәрләре күздә тотыла. Алар югары һөнәри осталык, авторның үзенчәлекле стиле, яңалык һәм кабатланмас булуы белән аерылып торырга тиеш. Шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендәге күренекле фәнни тикшеренүләр өчен дә премия каралган», – дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Җиңүчеләргә «лауреат» исеме бирелә, шулай ук акчалата бүләк, диплом, лауреатның мактау билгесе һәм таныклыгы тапшырыла. Гадәттәгечә, премияне Татарстан Республикасы Рәисе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә тапшыра. Премия персональ рәвештә (шәхесләргә) бирелә. Шулай ук бүләк сигез кешедән артмаган дәгъвачылар коллективына да тапшырылырга мөмкин.
Әсәрләрне Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм иҗат берлекләре тәкъдим итә ала. Моннан тыш, предприятие, фәнни оешма, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре, югары уку йортлары, иҗтимагый берләшмәләр дә кандидатлар күрсәтергә хокуклы.
Эшләрне һәм әсәрләрне премиягә тәкъдим итү турындагы гаризалар ел саен 15 февральгә кадәр Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре буенча комиссиягә тапшырыла. Бер мөһим шарт бар: әсәрләр гаризалар кабул итү мөддәте тәмамланганчы кимендә 1 ел кала халык алдында башкарылган, дөнья күргән, күрсәтелгән, төзелгән яки файдалануга тапшырылган булырга тиеш.
Дәүләт премиясенә кандидатларны тәкъдим иткәндә түбәндәге документлар һәм материаллар кирәк булачак:
- кандидатны (кандидатларны) премиягә дәгъвачы итеп күрсәтү турында үтенечнамә;
- әлеге кандидатны (кандидатларны) күрсәтү турында коллегиаль орган карары (әгәр дәгъвачыны Татарстанның иҗат берлеге яки шундый идарә органнары булган башка оешма тәкъдим итсә);
- эшнең тасвирламасы;
- Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән эш;
- премиягә тәкъдим ителгән эш авторларының һәрберсе нинди иҗади өлеш кертүе турында белешмә, шулай ук анкета мәгълүматлары (кадрларны исәпкә алу бите);
- чит ил агентлары реестрыннан мәгълүмат (кандидатның (кандидатларның) чит ил агенты статусы булмавын раслау өчен);
- өстәмә материаллар (фотосурәтләр, сызымнар, аудио- һәм видеоязмалар, репродукцияләр һ.б.). Алар автор эшенең иң мөһим үзенчәлекләрен ачык күрсәтергә тиеш һәм дәгъвачы (дәгъвачылар) теләге буенча тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз