news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә халыкара статус бирү турында сөйләшүләр бара

Татарстанда мәдәният, сәнгать һәм әдәбият өлкәсендә тапшырыла торган Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә халыкара статус бирелергә мөмкин.

Бу хакта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров әйтте.

«Быел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына ия булды. Без Татарстан Рәисенә Габдулла Тукай премиясенә халыкара статус бирергә тәкъдим иттек», – диде ул.

Әсгать Сәфәров республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләреннән партнерлар белән бу темага сөйләшүләр алып бара, дип хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot