news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай иҗаты турында соңгы тапкыр диссертацияне 13 ел элек яклаганнар

«Аспирантурага яшьләрне чакыру проблемасы бар, хәзер яшьләр килергә ашкынмый, килгәннәре дә диссертация якламый», - диде институт хезмәткәре.

Габдулла Тукай иҗаты турында соңгы тапкыр диссертацияне 13 ел элек яклаганнар
Рамил Гали

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының хезмәткәрләре Ләйсән Надыршина белән Гөлчирә Ханнанова шагыйрь Габдулла Тукай иҗаты турында соңгы тапкыр диссертация 2009 елда – 13 ел элек якланган булганын әйтте.

«Зөфәр Рәмиевтән кала, Тукай белгече дип Марсель Ибраһимовны атап була, - диде Гөлчирә Ханнанова. – Ул безнең төркемне туплап тора. Марсель Ильдарович Тукайны бик яхшы белә».

Институт хезмәткәрләре белән сөйләшүдән аңлашылганча, аспирантурага яшьләрне чакыру проблемасы бар һәм ул яңалык түгел. Яшьләр килергә ашкынмый, килгәннәре дә диссертация якламый, йә аны исем, дәрәҗә өчен генә яклый. Аспирантура яшьләрне хезмәт хакы белән дә җәлеп итми.

Ләйсән Надыршина Габдулла Тукай иҗаты буенча диссертация яклаучылар исемлеген тәкъдим итте: М. Фәйзуллина (1943), Якуб Агишев (1946), Резедә Ганиева (1964), Наип Ләисов (1970), Нурфия Гафиятуллина (2002), Диләрия Абдуллина (2005), К. Габбасова (2009).

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта тарихчы Азат Ахуновның шәкерте – аспирант Гүзәл Гыйматдинова Габдулла Тукай иҗатының чит илдә өйрәнелешен тикшерә башлаган, шул темага диссертация язып, аны бер елдан соң якларга тиеш була.

«Галим Зөфәр Рәмиевтән кала, Тукай белгече дип Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, доцент Марсель Ибраһимовны атап була. Ул безнең төркемне туплап тора. Марсель Илдарович Тукайны бик яхшы белә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100