Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Габдулла Тукай әдәби музеенда «XX гасыр таңында» дип аталган әдәби-музыкаль кичә узачак
4 декабрьдә 14:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Тукайның замандашларының истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак. Кичәдә театр, музыка, фән һәм гаилә истәлекләре очрашачак. Бу хакта Габдулла Тукай әдәби музее хәбәр итте.
Чарада Г.Камал һәм Г.Кариев исемендәге театрлар артистлары, җырчы Рөстәм Егоров, Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская, галимнәр һәм музей хезмәткәрләре катнашачак.
Кичә программасы кысаларында «XX гасыр таңында» күргәзмәсе ачылачак. Анда чорны ачып бирүче сирәк материаллар һәм копияләр: Ильяс Айдаров, Сәйяр Айдаров, Харис Якупов, Зөфәр Гыймаев, Гаишә Рахманкулова әсәрләре, шулай ук Габдулла Кариев, Сара Садыйкова һәм Галия Кайбицкаяның тарихи фотолары тәкъдим ителәчәк.
Экспонатлар Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан алынган. Экспозиция 28 февральгә кадәр ачык булачак.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз